+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
16 февраль 2023, 10:59

Русиядә тынычландыра торган... сыр ясый башладылар

Русия биотехнологик университеты (“Росбиотех”) белгечләре составында прован үләннәре булган мәрмәр сыр җитештерү рецептурасын эшләде, ул тынычландыра торган үзенчәлеккә ия. Бу хакта “Росбиотех”ның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Русиядә тынычландыра торган... сыр ясый башладылар
Русиядә тынычландыра торган... сыр ясый башладылар
“Бу - функциональ юнәлешле продукт. Сыр составына розмарин, рәйхан (базилик), шалфей, тимьян, мәтрүшкә, майоран керә. Алар хисабына тынычландыра торган нәтиҗәгә ирешелә. Безнең технология үләннәрдәге витаминнарны саклап калырга мөмкинлек бирә. Алар арасында B, С, Е, РР, А төркеме витаминнары, шулай ук минераллар: калий, кальций, магний, натрий, фосфор, селен бар”, - дип аңлатты “Росбиотех”ның сыр ясау үзәге директоры Елена Сидорова.

Сырлар латекссыз, табигый сөттән һәм ясалма буяуларсыз җитештерелә.

"Сыр гадәттәгечә әзерләнә. Продуктның бәясе дә башка чималлардан нык аерылмаячак. Сыр рецептурасына
үзебезнең ингредиентлар гына керә", - дип йомгаклады директор.

Фото: unsplash.com

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: