+18 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
3 март 2023, 07:20

«Теге озын колаклы дуракмыни?..»

Зәкиечта укыган, кеше көлдереп заллар җыйган Данир Сабировка Фирзәр абзаң нигә шулай каныккан инде?

«Теге озын колаклы дуракмыни?..»
«Теге озын колаклы дуракмыни?..»

Данирның язмаларын уку рәхәт инде - берни яшерми, үзен ялтыравык кәнфит кәгазенә төрми, кыскасы, ничек бар - шулай. Фирзәр Мортазиннан "Язлар" җырын ничек алуы да шул рухта.

«Әле дә хәтердә, Фирзәр абыйга җыр сорап шалтыраттым да башта үземнең кем икәнемне әйттем: «Салават абыйда укыйм, теге-бу...». Фирзәр абый, озак уйламыйча, «вежливо» гына: «Теге озын колаклы дуракмыни?» – ди. «Бирмим сиңа ул җырны. Син җырлый белмисең, һәм ул җыр сиңа килешми дә», – дип, трубканы куйды.

Күп вакыт үтмәде, кире шалтырата: «Бер атнадан – минем юбилей концертым. Алып баручы булып килсәң, җыр – синеке», – диде. Килдем, алып бардым, Фирзәр абый бик канәгать калды. Сөйләшкәнчә, җырны хәзер җырлый алам, ә аннан тыш, Фирзәр абый миңа 5000 сум (ул вакыт өчен бу бик зур акча иде) акча суза.

«Юк, нинди акча, мин җыр өчен генә килдем», – дип, акчаны алмадым. Кайтканда кесәмне карасам, акчаны барыбер салып җибәргән икән. Шундый киң күңелле ул Фирзәр абый», – дип язган ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

Фирзәр Мортазинның бер гармуны, ялтыр кара күлмәге бар иде. Тере тавышка өч сәгатькә якын куйган концертларын хәтерлисезме?

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: