+7 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
18 март 2023, 14:55

“Ирләрнең күз яшьләре”... бик тәмле икән!

Бу ризыкны салфетка белән бергә бирергә кирәк. Күз яшьләрен сөртергә уңайлы булсын өчен. Чөнки салатны ашаганда ирләр чынлап та елый икән...  

“Ирләрнең күз яшьләре”... бик тәмле икән!
“Ирләрнең күз яшьләре”... бик тәмле икән!

Кирәк: 250 грамм тавык ите, 200 грамм гөмбә, бер баш суган, ике йомырка, ике бәрәңге, 150 грамм сыр, 100 грамм горчица, 150 грамм майонез, 50 грамм керән.

Пешкән тавык итен, бәрәңгене, йомырканы турыйбыз, гөмбәне суган белән бергә кыздырып алабыз, сырны кыргычтан чыгарабыз.

Аерым савытта майонез, горчица һәм керәнне бутыйбыз. Салатны мондый тәртиптә катламлап өябез: ит, суганлы гөмбә, бәрәңге, йомырка, сыр.

Һәр катлам өстенә (иң соңгы катламнан кала) горчицалы майонез ягарга онытмыйбыз!

Фото: “kylinariya.ru”

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: