+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
20 март 2023, 10:39

Песиләр ничек дәвалый?

Песиләр кешенең авырткан җиренә ята да, диләр...

Песиләр ничек дәвалый?
Песиләр ничек дәвалый?

Элегрәк песиләр, мыраулап, үзләренең канәгатьлек хисен белдерә, дип санаганнар. Баксаң, әлеге җан ияләренең мыраулавы дәвалау сәләтенә ия икән.

Эш шунда: аларның билгеле бер ешлыктагы (20-25 герц) тавыш дулкыннары савыгу барышына этәргеч бирә. Мәчеләрнең мыраулавы кешеләрне ультратавыш белән дәвалауга охшаш. Шундый ешлыктагы тавыш дулкыннары сөякләрнең үсүенә һәм ныгыуына ярдәм итә, сеңерләр, мускуллардагы авыртуны киметә, аларның көчен арттыра.

Тавыш ярдәмендә дәвалау остеопороз авыруын туктата, хәтта өлкәннәрнең сөякләре үсешен яңарта икән. Моннан тыш, мәчеләр нервларны да тынычландыра.

Фото: mnogo-krolikov.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: