+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Кызыклы яңалыклар
4 апрель 2023, 09:50

Иртәгә кызылтүш канаты табарга тырышыгыз!

5 апрельдә кошларга аеруча игътибарлы булырга кирәк.  

Иртәгә кызылтүш канаты табарга тырышыгыз!Иртәгә кызылтүш канаты табарга тырышыгыз!
Иртәгә кызылтүш канаты табарга тырышыгыз!

Иртәгә канатлы дусларны бодай белән сыйласагыз, агачларыгызга бөҗәкләр төшмәс.
5 апрельдә кызылтүш канаты тапсагыз, зур уңышка ирешәчәксез!

Ә тәрәзә төбегездә кызылтүш утырганын күрсәгез, шатлыклы хәбәр көтегез.
Кызылтүш нык итеп тәрәзәгезгә “шакыса” көтелмәгән кунаклар киләчәк.

Ә менә 5 апрельдә үлгән кызылтүш күрү күңелсезлекләргә икән.

Иртәгә кошелегыгызны ачкан вакытта андагы акчаларны да беркем күрмәсен! 5 апрель сынамышлары шулай куша.

Борынгылар шулай ук 5 апрельдә хатын-кызларга чәч кистерергә, чәчләренә ниндидер үзгәреш кертергә ярамаганына ышанган. Югыйсә аларны шәхси тормышларында зур күңелсезлекләр көтәчәк икән.

Иртәгә өегез җыештырылган булсын. 5 апрельдә өйдәге тузан тормышка авыр вакытлар алып килә, ди.

Иртәгә бөтнекле су белән пар салып, мунча керсәгез, яхшы булыр, авырулар урап узар.

Фото: “artfile.ru”

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас