«Карагыз әле, нинди кешеләр!» – дип машинасыннан чыга Радик. «Мин инде сине машинадан чыкмассың дип тә уйлаган идем, – ди Гөлназ. - Бүген генә сине искә төшергән идем!» Аннары җырчылар җылы итеп, кочаклашып күрешкән.
Алар Оскар Усмановның җыр яздыру студиясенә кергән. Биек баскычтан менгәндә: «Икенче кулыңны да сындыра күрмә», – ди хәстәрлекле Гөлназ.
Гөлназ Асаева белән Радик Юлъякшинның элек үзара якын мөнәсәбәтләрдә булганлыгы билгеле. Вилли аркасында сүзгә килешеп алсалар да, алар дус булып кала алган.
Фото: социаль челтәрләрдән.