

Астролог әйтүенчә, беренче чиратта, бу - романтик очрашулар өчен уңайлы вакыт. Шуңа күрә әгәр мондый матур вакыйганы кичектереп килгәнсез икән, аны билгеләргә, яки чакыруны кабул итәргә вакыт.
“Романтик очрашулар һәм яраткан кеше белән сөйләшүләр өчен искиткеч көн", — ди Василиса Володина үзенең Telegram-каналында.
Астролог аңлатканча, “бүген хатын-кызлар аеруча үзләренә җәлеп итә, ә ир-егетләр аларның теләкләрен төгәл фаразлый ала". Болай булгач, тагын нәрсә кирәк? Гаҗәеп көнне файдаланып калыйк!
Василиса Володина 13 апрельнең эштә дә уңышлы көн булуын билгели. "Кешеләр төркеменә бәйле проектларда уртак эш өчен акча һәм элемтә табу җиңел булачак», — ди ул.
Иң популяр астрологның көн киңәше: "Интуициягә ышаныгыз, бигрәк тә бүген ул логика белән раслана».
Фото: "novyefoto.ru"