+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Иртәгә миләш ботагын суга утыртыгыз!

25 май сынамышлары шулай куша. Ни өченме? Хәзер беләбез.  

Иртәгә миләш ботагын суга утыртыгыз!
Иртәгә миләш ботагын суга утыртыгыз!

Иртәгә начар уйларга бирелергә ярамый, күңелегездә гел якты уйлар булсын.
Кияүгә чыкмаган кызлар иртәгә кара киемдә йөрмәсен, булачак иренең гомере озын булмый, имеш.

Иртәгә барлык үпкәләрне онытырга, барысын да гафу итәргә һәм күп вакытны гаиләгә бүләргә кирәк.
Иртәгә миләш ботагы сындырып, өегезгә алып кереп, суга утыртып куегыз. Ул никадәр озак корымый, уңыш та шулкадәр озак сезнең янда булачак.

Иртәгә өйдә юылмаган тәлинкәләр булмасын! Алар күңелсезлекләр чакырып тора.
Иртәгә төн йолдызлы булса, аларга карап, теләк теләгез, ул тормышка ашмый калмаска тиеш!

Ә менә 25 майда яңгыр яуса, җәй салкын булачак, дип юраганнар.

Фото: “vsegda-pomnim.com”

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: