+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Кызыклы яңалыклар
6 июнь 2023, 04:02

"Бәрде яшен, бетте ут!"

Данир да, Айдар да микрофонсыз калды. Башкалар да... Нишләргә инде?!

"Бәрде яшен, бетте ут!""Бәрде яшен, бетте ут!"
"Бәрде яшен, бетте ут!"

Бу хакта юмор остасы Данир Сабиров социаль челтәрдә болай яза:

– 2 июнь көнне мәҗлескә төркемем белән эшләргә чакырылган идем. Матур мәҗлескә, дип искәртим әле: балалары әниләренә күчтәнәч ясарга теләгән иде. Бик әзерләнелгән юбилей... Әмма көтмәгәндә ут сүнде! Ә без ситуациядән чыгу юлын таптык: телефон утларын куеп, барлык килгән артистлар баянга җырлап, гомергә хәтердә калырлык итеп бәйрәм иттек. Җылы, рәхәт кич булды.

Нинди генә кыенлыклар очрамасын, һәр хәлдән чыгу юлын табып була. Бәйрәмнең атмосферасы – шушы видеода. Иренми карап чыгыгыз әле. Кабатлап әйтәм: шундый рәхәт булды, махсус утны сүндереп, тагы бер бәйрәм итәсе килә хәзер! – ди ул.

Видеода күренгәнчә, артистлар берсе дә югалып калмаган, Айдар Галимов: "Әлеге вакытта иң курыкканым - ут кына кабынып китмәсә ярар иде!" - дип тә көлдергән.

Кызганыч, концерт залында утсыз булмый шул...

Автор:Резида Валитова
Читайте нас