+19 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
6 июнь 2023, 13:19

Иранлы 17 ел ашамый һәм газлы судан башка берни дә эчми

58 яшьлек ир-егетнең “Oddity Central” басмасына сөйләвенә караганда, аның ризыкны күрү белән үк күңеле болгана башлый. 2006 елда төнлә ул тамагы кибеп уянып китә һәм берөзлексез газлы су эчәргә керешә. Шуннан соң иранлы ризыктан тулысынча баш тарткан.

Иранлы 17 ел ашамый һәм газлы судан башка берни дә эчми
Иранлы 17 ел ашамый һәм газлы судан башка берни дә эчми

Иранлының гаиләсе, аның күңелендә ямьсез хисләр тудырмас өчен, ул барында ашамый икән. Ир-егет сүзләренчә, ул көненә өч зур шешә газировка эчә һәм беркайчан да ачлык хисен тоймый.

Шулай ук ир, бу елларда 32 килограммга ябыктым һәм сәламәтлегемә зарланудан туктадым, дип белдергән. Шул ук вакытта ул аның яшәү рәвеше белән бәйле куркынычларны аңлый, шуңа күрә даими рәвештә медицина тикшеренүләре уза.

Фото: Мир новостей

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: