

Бүген чыкка да кагылмаска тырышыгыз. Авырып китүегез мөмкин икән.
7 июньдә гашыклар койма янында утырмасын, тиздән аерылышырга мөмкиннәр.
Кызлар, бүген битегезне матурлау процедуралары белән мавыкмагыз, нәтиҗә тискәре булырга мөмкин!
Хезмәт урыныгызда эш хакын арттыруны да бүген сорамагыз, уңышлы булмаячак. Киресенчә, премиядән колак кагарга мөмкинсез.
7 июньдә җиргә төкерергә ярамый икән. “Өстәгеләр” ачуланып, җәза җибәрергә мөмкин.
Бүген дару үләннәре, тамырлары әзерләр өчен яхшы көн.
Кызыклы сынамыш — 7 июньдә кишер белән суганны утамый тору хәерле икән. Бу уңыш яхшы булсын өчен кирәк, ди.
Борынгылар 7 июньдә кара һәм соры төсле киемнәрдә йөрмәскә тырышкан.
Бүген ак кием кисәгез, барлык эштә уңыш килергә тиеш.
Сырхау кешегә бүген ак кием кидерсәң, ул савыгырга тиеш икән.
Шомырт чәчәкләре беткәнен күрсәгез, урманга гөмбәгә барырга була.
Бүген чык күп булса, уңыш яхшы булачак.
Фото: “stranabolgariya.ru”