+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Кызыклы яңалыклар
13 июнь 2023, 08:03

"Акыллы кеше сабантуйда аек килеш җырламый иде инде... "

Тагын әйтте инде Салават Зәкиевич. Ничек телисең, шулай аңла.

"Акыллы кеше сабантуйда аек килеш җырламый иде инде... ""Акыллы кеше сабантуйда аек килеш җырламый иде инде... "
"Акыллы кеше сабантуйда аек килеш җырламый иде инде... "

Татарстанның Буа районы сабантуенада Салават Фәтхетдинов Фирзәр Мортазин турында мәзәк сөйләгән.
Имештер, Фирзәр Мортазиннан сорыйлар:
– Эчкән килеш җырлый аласызмы?
– Җырлыйм!
– Ә 2 кырлы стакан эчсәгез?
– Җырлыйм, – дип әйтә ди.
– Ә 3 стакан эчсәгез? – дигәч, «Менә җырлыйм бит әле», – дигән, ди.
Шуның сыман мин дә бүген, акыллы кеше сабантуйда аек килеш җырламый иде инде, ну ярар, – дигән Салават абзаң...

Кызык икән сездә! Ә бездә сабантуй булган районнарның күбесендә "коры закон".

Р.S. Бу ретро фото тарихи дәрәҗәсенә җиткәнче күреп калыйк әле, дидек. Егетләрнең яшь чагы, машинаның шәп чагы! Әллә киресенчәме...

Автор:Резида Валитова
Читайте нас