+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Кызыклы яңалыклар
20 июнь 2023, 06:20

Шикәрегез... акча китерәме?

Җиңел баерга теләүчеләр өчен бик кызыклы бер киңәш.  

Шикәрегез... акча китерәме?Шикәрегез... акча китерәме?
Шикәрегез... акча китерәме?

Өйдә шикәр савытында шикәр комы беткәч (махсус рәвештә буштырга ярамый, үзе бетәргә тиеш!), аны яхшылап юыгыз, киптерегез. Төбенә бер тимер акча салыгыз. Иң яхшысы — 5 сумлык. Ләкин башта аны кер сабыны белән яхшылап юыгыз, кайнап чыккан су белән чайкагыз, чиста чүпрәк белән сөртегез. Хәзер акча өстенә шикәр комы салыгыз. Нәкъ комын. Шакмак шикәр ярамый.

Бу акчалы савыттан шикәр салып эчкән һәркемгә акча, байлык килергә тиеш, ди. Хәтта өй хуҗаларына гына түгел, кунакка килеп чәй эчкәннәргә дә.

Тик бер шарт. Моны ай кимегәндә эшләргә ярамый. Тулы ай вакытында яисә ул зурая башлаган вакытта башкару яхшы. Иң дөрес көн — пәнҗешәмбе.
Менә шулай. Баерга әзерләнегез, дуслар...

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас