+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
22 июнь 2023, 13:12

Ни өчен ат баскан килеш йоклый?

Төнлә атларны күзәткән булсагыз, аларның бик сирәк кенә яткан килеш йоклауларын күргәнегез бардыр. Ни өчен алар аягүрә йокларга яраталар?

Ни өчен ат баскан килеш йоклый?
Ни өчен ат баскан килеш йоклый?


Җавап гади - исән калу өчен. Атлар йокыга булган ихтыяҗны баланслау һәм ерткычларның даими янауларыннан исән калу өчен аягүрә басып көч җыя.

Алар өчен баскан килеш йоклау сәләте - ерткычларга каршы торуга мөһим эволюцион җайлашу. Мондый хәл көтмәгәндә һөҗүм булган очракта качып китү өчен зур мөмкинлек бирә. Атлар - зур хайван, аларга җирдән тору өчен дә вакыт һәм энергия кирәк, аягүрә баскан атны ерткычлар уятса, ул бу вакытны һәм көчен янга калдыра. “BBC Science Focus” тикшеренүләре нигезендә, бу башка күп кенә үлән белән тукланучы хайваннар, шул исәптән зебра, бизон, фил һәм жирафлар өчен дә актуаль - алар шулай ук аягүрә басып йоклый алалар.

Шуңа да карамастан, вакыт-вакыт атларга да ятып тиешенчә йокларга кирәк. Өлкән атлар тәүлегенә биш сәгать йоклый һәм моның күп өлешен алар аягүрә басып черем итә. Алар тирән йокы фазасына керергә мөмкин, әмма тулысынча ял итү өчен тәүлегенә ким дигәндә 25 минут ятып йоклап алырга кирәк.

Фото: pixabay.com.

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: