+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Кызыклы яңалыклар
26 июнь 2023, 15:39

Башкортстанга метеоритлар якынлашамы?

Интернет челтәрендә, Башкортстанга метеоритлар якынлаша, дигән хәбәрләр йөри. Бу дөресме?

Башкортстанга метеоритлар якынлашамы?Башкортстанга метеоритлар якынлашамы?
Башкортстанга метеоритлар якынлашамы?

Дөрес түгел икән. Мәгълүм булуынча, 28 июнь иртәсендә Башкортстан халкы 22 июньнән 2 июльгә кадәр гамәлдә булган «Июнь Боотидалары» дигән метеор агымын күрә алачак. Бу хакта Уфа шәһәре планетарие хәбәр итә.

Боотиданың максималь активлыгын 28 июньдә таң алдыннан күрергә мөмкин, ул вакытта иң күп метеорлар булачак. Июньнең якты төннәре метеорларны күзәтүгә комачаулый. Шулай ук, шәһәрнең яхшы яктыртылуы да метеорларны күзәтергә мөмкинлек бирмәячәк.

Шуңа күрә белгечләр бу күренешне күзәтү өчен шәһәрдән читтәге караңгырак урынны сайларга кирәк, дип белдерә.

Фото: "Горобзор.ру" сайтыннан.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас