+9 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
27 июнь 2023, 10:15

Кайбер гадәтләр хәерчелек китерә...

Бу язмабыз - бай, бәхетле һәм озын гомерле булырга теләүчеләр өчен.

Кайбер гадәтләр хәерчелек китерә...
Кайбер гадәтләр хәерчелек китерә...

Өйдә юылмаган савыт-саба тотмагыз — ызгыш-талашка. Ашаганнан соң савыт-саба озак юылмаса, өй иясе бик ачулана икән.

Кунакка килгән кешедән савыт-саба юдырмагыз! Бу гамәл хәерчелеккә китерергә мөмкин, ди белгечләр. Чит кеше сезнең өйдә ашарга да пешермәсен.

Кайвакыт ризык шулкадәр тәмле була, хәтта тәлинкәне ялап куясы киләме? Болай итә күрмәгез! Никахыгыз уңышлы булмаячак, аерылышу көтә.

Өстәлне кәгазь белән сөртмәгез, зур чыгымнар көтелә. Кәгазь тастымаллар да бу эшкә ярамас. Өстәл сөртү өчен тик чүпрәк кулланыгыз.

Озын спагеттины сындырып пешерергә яратасызмы? Юкка. Башкача болай итмәгез. Белгечләр ышандыруынча, болай итү гомерне кыскарта икән.

Бәхетле, бай, озын гомерле булыйк!

Фото: "helpanu.ru"

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: