Белгечләр аларны өйдә тотмаска киңәш итә. Диңгез кабырчыклары өйгә начар энергетика тарта икән.
Кабырчык — үлгән моллюскның өе бит ул. Өйгә аның мәете калдыкларын алып кайту яхшылыкка түгел икән. Ул талашуларга, конфликтларга, акчасызлыкка сәбәпче була, ди.
Матур кабырчыкны диңгез буеннан үзегез тапкан түгел, ә сатып алган булсагыз, тагын да начаррак. Акча эшләргә теләүчеләр матур кабырчык эчләреннән тере җан иясен алып ташлап, үлемгә дучар итәләр, ә кабырчыгын саталар. Мондый кабырчык бернинди яхшылык та китермәячәк.
Экологлар да кабырчыкларны өйгә ташуга каршы чыга. Алар табигать өчен кирәк.
Ә менә феншуй белгечләре кабырчыклар өйгә начарлык китерми, дип саный. Шуңа үзегез карагыз инде...
Фото: "klike.net"