+5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
3 июль 2023, 13:55

Июль кемнәр өчен бәхетле ай булыр?

Астрологлар белдерүенчә, быелгы июль йолдызнамәнең биш билгесенә бик уңышлы булырга тиеш.  

Июль кемнәр өчен бәхетле ай булыр?
Июль кемнәр өчен бәхетле ай булыр?

Үгезбозау 21 июльдән тормыш күгендә болытларның тулысынча таралуын күрер. Ул үзендә таулар күчерерлек көч тояр. Яңа мөмкинлекләр ачылыр. Һөнәри өлкәдә дә дилбегә Үгезбозау кулында булачак. Өстәвенә, финанс уңышы һәм карьера үсеше көтә.

Кыз өчен җәйнең икенче ае бәхетле йолдыз астында башланыр. 3 июльдән тормышка үзгәрешләр киләчәк. Кыз билгесендә туганнар шәхес буларак үсешер. Бик күңелле сюрпризларга әзер булырга кирәк. Йолдызлар кешеләргә ачыграк булырга киңәш итә. Гаилә җылысы юаныч һәм тынычлык бирер.

Чаянның кешеләр белән бәйләнешләрне җайга сала белү сәләте могҗизалар тудырыр. Бу билге каршылыкларсыз куйган максатларына ирешер. Шулай да кайбер кешеләр Чаянга биргән вәгъдәләрен үтәмәскә мөмкин, уяулыкны югалтмау мөһим. Финанс өлкәсендә уңыш киләчәк.

Сукояр үткән айдагы стрессларны онытачак. Июль буе ул күтәренке кәефтә булыр. Кызыклы танышулар, уңышлы проектлар булмакчы. Игътибарны киләчәккә һәм амбицияләргә юнәлтергә кирәк. 17 июль тирәсендә Сукоярның хыялары тормышка ашачак, дип ышандыра йолдызлар.

Балык Юпитерның уңай йогынтысын тояр. Уңыш гел елмаеп торачак. Бәхет берүзе генә килми, моңа төшенергә мөмкинлек чыгар. Балык барлык талантларын күрсәтә алыр. Ләкин кайберәүләр юлларына аркылы басарга мөмкин. Сабырлык турында онытмаска кирәк булыр.

Фото: “m.my.mail.ru”

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: