+2 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
8 июль 2023, 13:20

Җырлый да башлаган

"Башкорт хуҗабикәсе" исеме белән танылган блогер Миләүшә Шәйхисламова үзенең җырына клип төшергән.

Җырлый да башлаган
Җырлый да башлаган

Аны русалка образында күреп, күпләр шаккаткан. Араларында китка тиңләүчеләр дә бар. Миләүшәнең җавабы әзер.

«Мин җырны сәхнәдә җырлау өчен түгел, шушы клип хакына гына яздырдым. Клипның идеясе миңа әле 1 ел элек үк килгән иде. Мин аның турында җырчы, композитор Рөстәм Гыйззәтуллинга сөйләдем, һәм ул махсус минем өчен җыр иҗат итте. Альбертны (ире) төшү һәм клипның чыгымнарын түләү өчен бик озак үгетләргә туры килде. Без хәтта талашып беттек. «Кирәкмәгән әйбер белән шөгыльләнәсең!» – дип ачуланды. Ләкин мин үз теләгемә ирештем», – ди ул.

Миләүшәгә нәрсә дә килешә инде. Коеп куйган әртис бит. Шулаймы? 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: