+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Кызыклы яңалыклар
10 Июля 2023, 04:55

Эт талаган курчак кыйммәткә сатылган

Тиссайдта (Англия) яшәүче ханым бер иске курчагының башта – нәнәсенеке, ә аннары әнисенеке бул­ганлыгы турында белдерә.  

Эт талаган курчак кыйммәткә сатылганЭт талаган курчак кыйммәткә сатылган
Эт талаган курчак кыйммәткә сатылган

1910 елда “Kammer & Reinhardt” фирмасы ясаган уенчык озак еллар диванда утыра һәм интерьерның аерылгысыз өлеше була. Курчак белән хәтта көнкүреш фаҗигасе дә булган, тыңлашмаучы йорт эте аның бер аягын кимергән.


Әмма күптән түгел курчак хуҗасы гаилә реликвиясен сатарга була һәм аукцион йортына мөрәҗәгать итә. Монда ханымга гаҗәпләнергә туры килә. Иске курчак 12000 фунтка бәяләнгән һәм бу аның алган “җәрәхәте”нә дә карамастан!


Сатулар башлангач, уенчык тагын да күбрәк гаҗәпләндергән, чөнки ул 53000 фунтка сатылган.
Сезнең өйдә дә иске курчаклар юкмы?..

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас