+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Кызыклы яңалыклар
10 июль 2023, 04:55

Футболкалар яратучы өрәк...

Видеокүзәтү камерасыннан карап, “NOLA-T Shirt of the Month Club” футболкалар кибете (Яңа Орлеан, Луизиана, АКШ) хуҗасы сәер нәрсә күргән.

Футболкалар яратучы өрәк...Футболкалар яратучы өрәк...
Футболкалар яратучы өрәк...

 Башта Джеки Эбстон Ян ишекнең бернинди сәбәпсез ачылуын, аннары объектив яныннан очып үткән кечкенә аксыл сфераны, ә аннары икенче ишекнең пыяласында аңлашылмаган чагылыш күрә.

Скептиклар бу могҗизаларның барысы да прозаик сәбәпләр аркасында булырга мөмкин дип саный, ләкин Джеки аның янына өрәк килгәненә ышана. Хатын-кыз элек тә сәер адымнар тавышы ишеткән һәм лампаларның үзеннән-үзе сүнүен һәм кабынып китүен күргән.
Кибет хуҗасы икенче дөнья кунакларының килүенә каршы түгел. Бу өрәкне ул бик тыныч күңелле, сатуга куелган футболкаларга карарга ярата торган, дип саный.

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас