+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Кызыклы яңалыклар
10 июль 2023, 04:55

Ясалма интеллектлы аяк киеме уйлап табылган

“Shift Robotics” (АКШ) компаниясенә нигез салучы Сюнцзе Чжан җәяү йөрү тизлеген арттыру турында күптән уйланган.

Ясалма интеллектлы аяк киеме уйлап табылганЯсалма интеллектлы аяк киеме уйлап табылган
Ясалма интеллектлы аяк киеме уйлап табылган

Шул ук вакытта уйлап табучы скутерларны, самокатларны һәм башка җайланмаларны яратмый, үз аякларың белән йөрүне иң нәтиҗәле һәм хәвефсез, дип саный.

Шуңа күрә ул озак вакыт яңа аяк киеме уйлап табу өстендә баш ваткан һәм, ниһаять, җәмәгатьчелеккә “Moonwalkers” ясалма интеллектлы тәгәрмәчле платформаларны тәкъдим иткән, аларны роликлы конькилар белән чагыштырырга кирәкми. Бу аяк киеменә беркетелгән җайланма кешенең йөрүенә яраклаша һәм аңа тизлеген арттырып барырга ярдәм итә. Ул сәгатенә 11 километрга кадәр җитәргә мөмкин.


Сюнцзе белдерүенчә, искиткеч аяк киемен 15 яшьтән 60 яшькә кадәр күп кенә кешеләр сынап карарга өлгергән. Гадәти булмаган аяк киемен үзләштерү һәм аңа күнегү өчен 10-15 минутлык күнегүләр дә җитә икән.


Ә кемнәрдер “чабата тиз атлата” дип җырлаган була...

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас