

Уфа районының Юматово бистәсе янындагы дача йортының тәрәзә төбендә хуҗалар кечкенә чәшке калдырганнар, анда бер кошчык йомырка салган.
Дачниклар, чәй касәсендә дөньяга яралган кош балаларын видеога төшергәннәр. Урман кошының дүрт йомыркасы шушы савытка сыйган.
Дачниклар әйтүенчә, берничә көн элек кошчыклар очарга өйрәнеп, үзләренең касә йортын ташлап киткәннәр. Тормыш туа да, дәвам да итә, әтнәке..
Их, күңелгә май да инде шундый яңалыклар, шулай бит?!
.