+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Кызыклы яңалыклар
5 август 2023, 15:19

45 килограмм фото өченме, ашаргамы?

Таныпта су керергә дип тора идек бит әле... Моның белән бергә йөзеп булмастыр.

45 килограмм фото өченме, ашаргамы?45 килограмм фото өченме, ашаргамы?
45 килограмм фото өченме, ашаргамы?

Балтач районында яшәүче Мәгъдән Каләмов Танып елгасында 45 килограммлы җәен тоткан.

Гигант балык 1 метр 92 сантиметр озынлыкта булган.

Табышны фотога төшереп, социаль челтәрләргә дә куйган.

Шунда язылучылар гәп корган. Кемдер бу фотога төшәр өчен генә инде, ашарга түел дигән фикердә.

Кемдер, "бик тәмле ул, булсын иде әле менә!", - ди.

Кемдер Таныпта башкача су кермәскә дигән карарга килгән.

Ә сез ничек уйлыйсыз дуслар, Мәгъдән абый нишләтер икән бу табышын?

Автор:Резида Валитова
Читайте нас