

Ике яшьлек Айсилә һәм 11 яшьлек Арсен чиратлашып "Каролина"ны ашаталар һәм киләсе елга аны иярли алачаклар, дип хыялланалар.
- Беренче көнне үк без колынны шешәдән эчәргә өйрәттек. Башта сөт, шикәр һәм йомырка катнашмасын ашаттык. Аннары махсуслаштырылган азык сатып ала башладык. Көненә 7 тапкыр ашатабыз. Ул ашау вакыты җиткәнен белә һәм үзе өй янына килә, - дип сөйләде "Йәншишмә" гәзитенә колынны караучылар.
Балалар аны татлы ризыкка да өйрәткән. Айгөл һәм Рушан сүзләренчә, хәзер өйдән күчтәнәчсез чыгып булмый. "Каролина" рафинад сорый һәм, әгәр аны онытсалар, әкрен генә тешләп ала икән.
Ишбулатовлар биш елга якын ат үрчетү белән шөгыльләнә. Хәзер аларның башкорт токымлы ун атлары бар. Арсен һәм Айсилә ат чабышларын бик яраталар, шуңа күрә әти-әниләре аларны "Башҡорт аты" фестиваленә алып барачак. Ә менә "Каролина"га әлегә өйдә калырга туры киләчәк. Ләкин киләсе елга, бәлки, ул халыкара вакыйгада катнашучы булыр.
Фото: yanshishma.com