

Тагын "Яшиселәр килә" җыры, ике клибы бар. Башкортстанда сирәк күренә шул ул, алай да үз тыңлаучыларын тапкан. Гаилә хәленә килгәндә, хатыныннан аерылып, үзеннән 20 яшькә яшьрәк хатынга өйләнгән, аның 14 яшьлек улын тәрбияли, үзенең балалары белән көн дә элемтәдә икән. Үзе турында ул "Интертат" хәбәрчесе Эльза Газизовага тәфсилләп сөйләгән.
Ә хатыны турында болай дигән: "Илсинә - бик тырыш, уңган. Беренче эше – РКБда, икенчесе – стоматологиядә, өченчесе – балаларга колаклар тишә. Берьюлы өч урында эшли. Хатын да, ир дә эшләргә тиеш. Хатын-кызның кайдадыр йөрергә буш вакыты калырга тиеш түгел".
Илсинәгә иң зур бүләге - үзе. "Фатир да, машина да алып бирмәдем. Барысын да үзе эшләп алды. Бик уңган, тырыш", - ди Нияз Җәләлов.
Яшисең дә килер шул мондый тормышта!
Иҗади уңышлар телибез һәм Башкортстанда көтеп калабыз!