

Премиягә җәмәгатьчелек белән элемтә буенча иң яхшы белгечләр, агентлыклар, проектлар, командалар лаек булачак.
"Алтын стратегия" премиясе киңкүләм мәгълүмат чараларында пиар өлкәсендә уңышлы проектларны һәм җәмәгатьчелек белән элемтәләрне хуплауга юнәлтелгән.
Шунысы кызыклы: премиянең исемен уйлап табарга ясалма интеллект ярдәм иткән.
- Без исем турында озак уйладык һәм ясалма интеллекттан сорарга булдык. Ул безгә - "Алтын стратегия" дип җавап бирде. Күрәсең, ул "пиарщиклар"ның һәм матбугат хезмәткәрләренең барысына да ирешү өчен үз стратегиясе булырга тиешлеген аңлаган, - дип билгеләп үтте Русия Журналистлар берлеге башлыгы Владимир Соловьев.
Җиңүчеләр сигез номинациядә сайланачак: "Территорияләрне үстерү", "Иң яхшы коммуникацион стратегия", "Бизнесны алга этәрү", "Иҗтимагый әһәмиятле проектлар", "Корпоратив медиа", "Кризиска каршы PR", "Мәгариф проектлары", "Ел коллаборациясе".
Гаризаларны кабул итү 1 сентябрьгә кадәр дәвам итә. Аны сылтама буенча бирергә була.
Фото: ruj.ru