

Нейрочелтәрләр (ИИ) катлаулы мәсьәләләрне чишү өчен кулланыла. Соңгы елларда аларның популярлыгы арта бара. ИИ ярдәмендә текстларны генерацияләргә, музыканы редакцияләргә, сурәтләр ясарга, код язарга һәм башка бик күп нәрсәләр эшләргә мөмкин.
Бүген нейрочелтәрләр текст таләбе буенча схематик каралама яисә референслар ярдәмендә сурәт ясый ала. Моның өчен махсус сайтларга яисә кушымталарга кереп, рәсемне тасвирларга, стилистиканы һәм детальләрне бирергә кирәк. Алга таба, берничә секундтан соң, нейрочелтәрләр сезгә сурәтегезне төшереп бирәчәк. Кайбер платформалар берничә вариант тәкъдим итә, үзегезгә ошаганын сайлап алаласыз.
Без текст таләбе буенча рәсем ясаучы иң популяр нейрон челтәрләрнең эшен сынадык. Аларны сезгә дә тәкъдим итәбез.
Беренче сурәтне "Яндекс" компаниясенең "Шедеврум" нейрочелтәрләре бастырды. “Газета Кызыл тан” дигән запроска ИИ нәрсәдер укып утырган сылу ханымны сурәтләп чыгарды.


Ләкин "Сбер" компаниясенең "Kandinsky 2.2" нейрочелтәре гәзитебезне үзенчәлекле күрә. Безнең запроска ул кытай теленә охшаган телдәге гәзитне Азия кешесе укып утырганын сурәтләп куйды.


"dream.ai" чит ил нейрочелтәре урысча аңламый, шуңа күрә запросны инглиз телендә бирдек. Бу ИИ сурәте гади: гәзитнең беренче бите, кызыл таң сурәте белән.




Соңгы сурәтне тасвирлау җиңелләрдән түгел. Аны "Craiyon" платформасы төшерде. Ә сез ничек уйлыйсыз, ул рәсемдә ниләр төшерелгән?

