+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Кызыклы яңалыклар
25 август 2023, 15:50

«Есть Фест»та тәмле һәм күңелле

Бүген Уфада дүртенче тапкыр илнең иң зур гастрофестивале «Есть Фест» ачылды.

«Есть Фест»та тәмле һәм күңелле«Есть Фест»та тәмле һәм күңелле
«Есть Фест»та тәмле һәм күңелле


«Уфа-Арена» спорт комплексы каршындагы мәйданчыкта учреждениеләр вәкилләре, музыкантлар, блогерлар һәм меңләгән кунак җыелды.

Фестивальдә барлыгы 80нән артык ресторан тәкъдим ителгән. Биредә аш-су осталары, блогерлар, барменнар арасында конкурслар үткәрелә. Фестиваль өч көн дәвам итәчәк.

Кунаклар шәһәрнең танылган шеф-поварларыннан иң яхшы ризыкларны татып карый, өлкәннәр һәм балалар өчен осталык дәресләрендә катнаша, шулай ук кавер-төркемнәр башкаруында популяр хитларны тыңлый ала.

Гастрономия бәйрәменең хедлайнерлары булып «Отпетые мошенники», «Волга-Волга» төркемнәре һәм җырчы Линда чыгыш ясый.


Фото: Зөһрә Исламова


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас