+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Кызыклы яңалыклар
5 сентябрь 2023, 08:45

Көзге яфраклар ярдәмендә... баеп була!

Моның өчен нишләргә?  

Көзге яфраклар ярдәмендә... баеп була!Көзге яфраклар ярдәмендә... баеп була!
Көзге яфраклар ярдәмендә... баеп була!

Көзге бер матур көнне урманга яисә паркка саф һавага йөрергә чыгыгыз. Иң матур сары яфраклардан гөлләмә җыегыз. Кызыл төстәгеләрне алмагыз.

Көзге яфраклар гөлләмәсен өегезгә алып кайтып, бик матур вазага утыртып куегыз. Таралып китмәсеннәр өчен сары җеп белән бәйләп куйсагыз да була. “Өемә акча агымы җәлеп итәм”, — дип, берничә тапкыр кабатлагыз.

Яңа ел төнендә бу яфраклар гөлләмәсен тышка алып чыгарга һәм, уып, ак кар өстенә таратырга, мондый сүзләр әйтергә кирәк: “Сары яфраклар ак карга алтын булып ята, күпме “алтын” төшә, миңа шулкадәр байлык килсен!”

Менә шулай. Ышансагыз - ышаныгыз. Ышанмасагыз да матур көзге яфраклар гөлләмәсе өегезне бераз ямьләп торса, бер зыян да булмас!

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас