+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Кызыклы яңалыклар
15 сентябрь 2023, 07:30

Иртәгә кызларның... холкы бозылырга мөмкин!

16 сентябрь сынамышлары бик гаҗәп һәм кызыклы. Укып карагыз!

Иртәгә кызларның... холкы бозылырга мөмкин!Иртәгә кызларның... холкы бозылырга мөмкин!
Иртәгә кызларның... холкы бозылырга мөмкин!

Борынгы сынамышлар буенча, иртәгә нишләргә кирәк?
Өйдә һәм каралты-курада тәртип урнаштыру мотлак. 16 сентябрьдә бар җирне тәртипкә китерү йорт хуҗаларына имин тормыш алып киләчәк.
Иске, кирәкмәгән әйберләрне нәкъ бу көнне яндырырга киңәш итәләр.
Әгәр үзегезгә кирәкмәгән, ләкин әйбәт, кияргә яисә кулланырга ярый торган әйберләрегез бар икән, аны иртәгә мохтаҗларга бирегез.
Кызыклы сынамыш — иске аяк киемен иртәгә абзар янына элеп куйсагыз, ул малларыгызны күз тиюдән саклап торыр.
Иртәгә чиста, матур киемнәрдә йөрергә кирәк!

16 сентябрьдә нишләргә ярамый?
Киемегез тишек, пычрак, иске булмасын! Югыйсә, тормышыгызга фәкыйрьлек килергә мөмкин.
Әгәр кызлар иртәгә берүзләре генә йөрсә, аларның холкы бозылачак икән! Кызлар, иртәгә ялгызлыкны якын җибәрмәгез.
16 сентябрьдә гайбәт сөйләү зур талашларны җәлеп итәчәк.
Өстәл янына начар кәеф белән утырмагыз, барлык гаиләгезгә негатив “йогар”.
Иртәгә артыгын ашамаска тырышыгыз, бу акча җитмәүгә китерергә мөмкин икән.

Табигать сынамышлары:
16 сентябрьдә күк күкрәсә, көз җылы һәм озын булыр.
Иртәгә җылы көн булса, яз соң килер.
Кичтән кояш бик кызыл булып баеса, тиздән салкыннар киләчәк.

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас