Медицина фәннәре докторы, "Жить здорово" телетапшыруын алып баручы Елена Малышева пенсия яшен 67 яшькә кадәр арттырырга кирәклеге турында белдергән иде. Аның фикеренчә, хатын-кызлар пенсиягә чыкканнан соң тагын 30-40 ел яши һәм моның белән нәрсәдер эшләргә кирәк.
Яшиләр дә, елдан-ел яшәрәләр дә әле. Зәйнәп Фәрхетдинованы гына күрегез сез! Социаль челтәрдә яңа фотосын куйган да, болай дип язган ул:
«Яшь чакта авылда беретка, кыска итәк кисәң, ты что, кәнтәйләнү кебек тоела иде... Кешенең индивидуаль якларын кысрыклау булды. Инкубаторщина дип атый идем үзем соңрак шул чорны. Тектереп киям, дисәң, материалы да юк, яхшы тегүчесе дә дефицит, фасон һәм төскә шулай ук кытлык иде. Ә бүген кыенсыну юк, киемгә оялып карамыйбыз. Ошаса, рәхәтләнеп ки. Вуаля! Миңа ошый!»
Елена Васильевна гына күреп калмасын инде безнең Зәйнәпне, 70тә дә чыгалмассың пенсиягә...