Мерфи законы бар. Аның буенча, бутерброд (май ягылган икмәк) идәнгә төшә икән, ул һәрвакыт майлы ягы белән идәнгә каплана. Бу чынлап та шулай. Теләсәгез, төшереп карый аласыз.
Без студент чакта моның белән акча да эшли торган идек әле. Абитуриентлар була бит инде җәй көне, тулай торакны тутыралар, мыжгып торалар. Торсыннар. Алар синең байлыгың. Бүлмәләренә килеп керәсең, сүзне ипләп кенә бутерброд ягына борасың. Һәм аның идәнгә төшкән очракта майлы ягы белән төшәчәген әйтәсең. Бәхәсләшәсең: “Әгәр майлы ягы белән төшә икән, һәркайсыгыздан биш тиен!” — дисең. “Әгәр төшми икән, миннән сезгә ун тиен”, — дип тә өстисең. Абитуриент гади кеше бит инде ул, авыл баласы. Мәктәбендә генә иң өлкән сыйныф укучысы ул, ә монда беркем дә түгел. Иң түбәне, иң наданы. Берни дә белми ул, белгәнен дә онытып бетерә. Һәм ул синең белән бәхәсләшә. Маргарин ягылган икмәк, әлбәттә, идәнгә капланып төшә. Бүлмәдәге дүрт абитуриентның бишәр тиенен җыеп аласың да күршеләренә кереп китәсең. Нефть белән газ шикелле тотанаклы бизнес түгел инде бу, тик ач студентның тамагын хәстәрләргә ярап куя торган иде.
Шундыйрак шаяртулар бездә генә булмагандыр инде ул. Чөнки абитуриент чакларында биш тиене белән хушлашкан кешеләрнең күбесе студент булгач та, укуын тәмамлап чыккач та әлеге могҗизаның төбенә төшәргә тырышып бик күп тикшеренүләр үткәргән. Кайберләре аның серен аңларга маташкан, кайберләре бу законны кире кагарга теләгән.
Икмәкнең май ягылган өлеше авырая, шуңа күрә ул төшкән вакытта авыр ягы түбәнгә әйләнә, нәтиҗәдә, икмәк шул ягы белән идәнгә төшә. Хәтта май ягылмаган ягы белән төшсә дә, ул йомшаграк һәм җиңелрәк булгач, кабат этәрелеп китә дә майлы ягы идәнгә эләккәч, сылашып кала. Шундыйрак аңлатмалар бирәләр инде. Ләкин эшнең бүтән яклары да бар икән әле. Бутербродның майлы ягы кайвакыт өстә дә кала. Пычрак урынга төшкәндә ул һәрвакыт диярлек шулай була икән. Майлы ягы аста калсын өчен аның затлы һәм кыйммәтле келәмгә, я бүтән шундый кадерле нәрсә өстенә төшүе кирәк. Мондый очракта ул һәрвакыт майлы ягы белән төшә икән.
Ышанмасагыз, үзегез дә тикшереп карый аласыз. Иң кыйммәтле келәмегез, яки иң яраткан күлмәгегез өстенә төшереп карагыз. Мотлак майлы ягы белән төшәчәк.
Бутерброд аркасында килеп чыккан кызыклы хәлләр дөнья тулы икән ул.
Бер авыл агае иртәнге чәен эчеп утырганда, май ягылган икмәге кулыннан төшеп китә. Идәнгә, идәндәге затлы келәмгә. Һәм ни гаҗәп, аның майлы ягы өстә кала. Моны күргәч, агайның һушы алына. Күршеләрен чакырып кертә, дусларына күрсәтә. Һәм барысы да чиксез гаҗәпләнәләр. Ничек инде болай булырга мөмкин? Бутерброд бит идәнгә майлы ягы белән төшәргә тиеш! Затлы келәмгә төшкәндә – бигрәк тә! Ә бу... Могҗиза бит бу! Чып-чын могҗиза!
– Бәлки, син изге заттыр, ә бу Ходайдан килгән бер билгедер? – ди агайга дуслары.
Тик абзыйның моңа ышанасы килми. Ничек изге зат булсын ди инде ул... Фермадан онын-саламын да чәлдерештерә. Мунчадан соң аз гына хәмер дә каба. Башка гөнаһлары да булгалый. Изге түгел инде шулай булгач.
Яңалык бөтен авылны урап чыга. Кешеләрнең телендә тик шул гына ялкынлана. Һәм алар авыл читендә яшәгән акыл иясеннән сорарга мәҗбүр була. Ул белергә тиеш, чөнки ул бөтен нәрсәне дә белә. Сорыйлар моннан, ниһаять.
– Белсәң бары тик син генә белерсең, ни өчен шулай булган бу, ник икмәк келәмгә май ягылган ягы белән төшмәгән? – диләр. – Бу алай булырга тиеш түгел бит. Әллә безнең бу агай хикмәтле зат микән?
Акыл иясе төне буе дисбесен тартып шушы сорауга җавап эзләп чыга. Бер җавап та табылмый. Тик ул өметен өзми, белгәннәрен укый, дисбесе ялтырап калганчы тарта. Авыл кешеләре аның сүзен көтеп капка төбендә төн уздыра. Һәм, ниһаять, таң алдыннан акыл иясе болдырга чыга. Тамагын кырып ала да авыл кешеләренә үз сүзен ирештерә:
– Җәмәгать, монда бернинди дә могҗиза юк. Асылда, бутерброд дөрес төшкән. Бары тик мае дөрес яктан ягылмаган.