

Иртәгә кер юмагыз, чигү чикмәгез. Ә менә өйне җыештыру хуплана. Җыештырып беткәч, бусага астына миләш ботагы салып куегыз. Ул яман күздән саклап торыр.
27 сентябрьдә урманга баручылар Шүрәле белән очрашырга мөмкин икән. Сак булыгыз! Ул ычкындырмаска мөмкин...
Иртәгә яңа зур эшләр башламый торсагыз була, алар план буенча килеп чыкмаска мөмкин.
Иртәгә ишек-капкаларны да яхшылап ябып йөрергә киңәш ителә. Елан-мазарлар кышларга кереп калырга мөмкин икән.
Туклануга да игътибарлы булыгыз. Итле, сөтле ризыклардан бер көнгә тыелып тору хәерле. Ә кияүгә чыкмаган кызлар бәрәңге ашамасын! Югыйсә, бик озак кияүгә чыга алмаска мөмкиннәр икән... Дус кызлары белән бергәләп кәбестәле ризыклар әзерләп ашаганнарга уңыш елмаер.