

Нижневартовск - Адлер поезды пассажирлары өчен бушлай "контактлы зоопарк" барлыкка килгән. Көньяк Урал дәүләт табигый тыюлыгыннан төлкеләр нәкъ менә шушы составны яраткан. Алар аны каршы алу өчен даими рәвештә Инҗәр станциясенә килә.
Биредә хайваннар ризык сорый икән. Алар агрессив түгел, ә кызыксынучан. Ләкин “Роспотребнадзор”ның төбәк идарәсендә кыргый хайваннарның инфекция чыганагы булырга мөмкинлеге турында кисәттеләр.
- Гадәттә, төлкеләр арасында котыру авыруы таралган һәм кешеләргә бу вирусны йоктыру буенча алар кыргый хайваннар арасында 1нче урынны били, – дип билгеләп үттеләр ведомствода.
Фото/видео: "Русия тимер юллары" компаниясе телеграмм-каналыннан, t.me/telerzd