+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Кызыклы яңалыклар
4 октябрь 2023, 03:10

"Ворон" татарча ничек була? Ә "ворона"?

Бу көннәрдә күчмә кошлар канат ныгыта, кайберләре инде ерак илләргә юл алды. Үзебездә калганннары да байтак. Аларның татарча атамаларын беләсезме?

"Ворон" татарча ничек була? Ә "ворона"?"Ворон" татарча ничек була? Ә "ворона"?
"Ворон" татарча ничек була? Ә "ворона"?

Кошлар дөньясы бай һәм күптөрле. Халыкара орнитологлар берлегенең 2016 елгы мәгълүматларына караганда, кошларның 10 660 төре билгеле. Русиядә якынча 800, Башкортстанда 300 ләп кош төре исәпләнә. Исменәрен белеп бетерерлек түгел! Алай да, санап карыйк әле:

аист – ләкләк,
буревестник – давыл кошы,
воробей – чыпчык,
ворон – козгын,
ворона – карга,
вьюрок – тау чыпчыгы,
галка – чәүкә,
глухарь – урман күркәсе,
голубь – күгәрчен,
горлица – урман күгәрчене,
дрозд – миләш чыпчыгы,
дрофа – дүдәк,
дятел – тукран,
жаворонок – тургай,
журавль – торна,
зимородок – яр чыпчыгы,
зяблик – кызылтүш,
иволга – шәүлегән, яңгыр теләнчесе,
индюк, индейка – күркә,
коноплянка – киндер чыпчыгы,
коршун – тилгән,
кряква – кыр үрдәге,
кукушка – кәккүк,
куропатка – кыр тавыгы,
ласточка – карлыгач,
лебедь – аккош,
нырок – чүрәкәй,
орёл – бөркет,
павлин – тавис,
перепел – бытбылдык,
петух – әтәч,
поползень – үрмәләч,
попугай – тутый кош,
рябчик – боҗыр,
свиристель – урман чыпчыгы,
синица – песнәк,
скворец – сыерчык,
снегирь – карабүрек,
сова – ябалак,
сокол – лачын,
соловей – сандугач, былбыл,
сорока – саескан,
стриж – яр карлыгачы, керәшә,
страус – тәвә кошы,
сыч – чырайсыз ябалак,
тетерев – көртлек,
трясогузка – сиртмәкойрык,
удод – һөдһөд,
утка – үрдәк,
филин – байгыш,
цапля – челән,
чайка – акчарлак,
чибис – тәкәрлек,
чиж – сары чыпчык,
щегол – купшыл,
ястреб – карчыга. Ә сез бу исемлекне дәвам итә аласызмы?

Автор:Резида Валитова
Читайте нас