+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Кызыклы яңалыклар
9 октябрь 2023, 08:45

Иртәгә зарланмагыз!

10 октябрь сынамышлары шулай куша. Тагын ниләр вәгъдә итә бу көн?  

Иртәгә зарланмагыз!Иртәгә зарланмагыз!
Иртәгә зарланмагыз!

10 октябрьдә акча белән бәйле эшләрне кичектереп торырга тырышыгыз. Алар уңышлы булмаячак.

Иртәгә озак йокларга ярамый икән. Никадәр иртәрәк торасыз, уңыш шулкадәр якын булачак. Ә бу көнне озак йоклаганнарны уңышсызлыклар гына түгел, йокысызлык та көтә, ди.

Иртәгә зарлану тыела. Тормыш кирегә китмәсен өчен.

10 октябрьдә чәчтарашка бармый торыгыз. Начар үзгәрешләрне урап үтәрсез.

Ә менә иртәгә урманга барганнар адашырга мөмкин икән.

Хәләлегезнең әйберләрен дә сораусыз алмаска тырышыгыз. Талашмассыз.

10 октябрь сыгамышлары:
Бу көнне карлы яңгыр яуса, гыйнварда эретәчәк.
10 октябрьдә беренче кар төшсә, кырык көннән соң кыш җитәчәк.
Җил төньяктан иссә, кыш салкын булачак. Көньяктан иссә, җылы кыш көтегез.
Болытлар көньяктан төньякка таба агылса, көннәр бозылачак.
10 октябрьдә көн коры булса, салкыннар әле тиз генә килмәячәк.

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас