+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Кызыклы яңалыклар
11 октябрь 2023, 14:49

Озынлыгы – 115 сантиметр, ә авырлыгы – 10 килограмм!

Роберт Мозаффаров гаять зур чуртан тоткан.

Озынлыгы – 115 сантиметр, ә авырлыгы – 10 килограмм!Озынлыгы – 115 сантиметр, ә авырлыгы – 10 килограмм!
Озынлыгы – 115 сантиметр, ә авырлыгы – 10 килограмм!

Танып елгасы балыкчыларны куандыра быел. Соңгы айларда гына да бер-бер артлы гигант җәеннәрне Мәгъдән Каләмов (1 метр 92 сантиметр һәм 45 килограмм) һәм Флүр Саяпов (1 метр 70 сантиметр һәм 40 килограмм) тоттылар. "Балтач таңнары" хәбәр итә

Бүген Сәйтәк авылыннан Роберт Мозаффаров Танып елгасында 10 килограммлы чуртан тоткан. Гаять зур табыш 1 метр 15 сантиметр озынлыкта булган.

— Балыкны ярга чыгаргач, эчтә “кайнаган” хисләрне бернинди сүзләр белән дә аңлата алмыйм. Балыкчылар гына мине аңлар бу очракта, - дип үз тәэссоратлары белән уртаклашты Роберт.

Озынлыгы – 115 сантиметр, ә авырлыгы – 10 килограмм!
Озынлыгы – 115 сантиметр, ә авырлыгы – 10 килограмм!
Автор:Денис Таваев
Читайте нас