18 октябрьдә иң ярамаган эш — ялкаулану һәм төшкә кадәр йоклау. Ялкауларны күңелсезлекләр көтәчәк икән.
Иртәгә яңа кием кими торыгыз. Яңа киемдә барган сәфәрегез, очрашуыгыз, эшегез уңышлы булмаячак. Инде киелгән, ләкин пөхтә һәм матур, үзегезгә килешкән кием уңыш китерәчәк.
18 октябрьдә өшегән кешене салкын тидереп, озак кына чирләү көтә икән. Шуңа җылы киенегез.
Нәкъ 18 октябрьдә кышкы киемнәрегезне шкафлардан алып, әзерләп куйсагыз да бик яхшы санала.
Иртәгә артыгын ашау — зур хата. Чама белән тукланыгыз, бик майлы ризыклардан баш тартып торыгыз.
18 октябрьдә кеше уңышыннан көнләшкән кешене уңыш урап узачак. Ә башкалар өчен сөенә белгәнне бәхетле көннәр көтә.
Шулай да мактанчыкларны хупламагыз, алар белән аралашудан читләшегез.
Иртәгә романтик очрашу планлаштырсагыз, кызыл кием киегез, уңышлы булыр.
18 октябрьдә болытлар җилгә каршы агылса, кар көтегез.
Иртәгә каргаларның һавада бөтерелүен күрсәгез, салкыннар киләчәк.
Фото: “foto-ram.ru”