

Иртәгә утын хәзерләү өчен бик хәерле көн икән. Көзге утын җәйге һәм язгыга караганда яктырак яна һәм ныграк җылыта, дип санаган борынгылар.
22 октябрьдә ботка пешерергә һәм камыр ризыклары әзерләргә кирәк. Бу сыйларны тәмләп караган кешене имин, сәламәт тормыш көтә. Ә ашаудан баш тарткан кешенең дошманнары артырга мөмкин, имеш.
22 октябрьдә эшләячәк эшләрегезне алдан планлаштырып куегыз һәм план буенча эшләгез. Иртәгә ялкауланырга ярамый!
Романтик танышулар һәм беренче очрашулар өчен уңай көн түгел. Бу эшләрне башка көнгә калдырыгыз.
Иртәгә төшегезне беркемгә дә сөйләмәгез!
Кунакка барырга уйласагыз, тәмле күчтәнәч һәм матур бүләк алыгыз, шулай итсәгез, киләчәктә финанс проблемалары янамас.
22 октябрьдә үпкәләрне онытырга кирәк. Югыйсә, тормышыгызга элекке проблемалар кайтачак.
Иртәгә беркемгә дә тавыш күтәрмәгез. Сынамышлар буенча, 22 октябрьдә кычкырган кешенең бик озак тамагы авыртачак.
22 октябрь сынамышлары:
Иртән яңгыр яуса, кичкә кар көтегез.
Чия яфраклары коелмаган икән, җылытачак.
Ай боҗра эчендә кебек күренсә, җәй эссе һәм коры булачак.