+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Кызыклы яңалыклар
23 октябрь 2023, 07:20

Иртәгә каргаларга карамагыз, татлы ашамагыз!

24 октябрь сынамышларына игътибар итегез.  

Иртәгә каргаларга карамагыз, татлы ашамагыз!Иртәгә каргаларга карамагыз, татлы ашамагыз!
Иртәгә каргаларга карамагыз, татлы ашамагыз!

Иртәгә пычак-кайчылар белән бик сак булыгыз. 24 октябрьдә алган җәрәхәт бик озак төзәлә икән.
Иртәгә өй ишеге төбеннән алып капкага таба ихатагызны матур итеп себереп куйсагыз, яхшы булыр. Яман кешеләр сезгә кермәс.

Кызларга 24 октябрьдә кул эшләре белән шөгыльләнү хәерле. Теккән, чиккән, бәйләгән гүзәл затларны уңыш көтә!
Иртәгә татлы ризыклар ашаудан тыелып торыгыз. Һичьюгы чикләгез. Югыйсә алданырга мөмкин икән.

Акчаларыгызны санамагыз. Алар кимемәс.
Ялкауланып, эшләрегезне башка көнгә калдырмагыз! 24 октябрь ялкауларны яратмый.

Бу көнне артыгын ашамаска киңәш ителә. Киләчәктә табыныгыз мул булсын өчен.
Иртәгә каргаларга карамаска тырышыгыз. Күңелсезлекләр килмәс.

24 октябрь сынамышлары:

Агачларга бәс кунса, тиздән кар явачак.
Кар юеш җиргә ятып, эеремәсә, яз иртә киләчәк.
24 октябрьдә яуган кар кышның салкын булачагын хәбәр итә.
Көн аяз булса, каты салкыннар көтегез.

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас