+23 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
24 октябрь 2023, 14:25

Ноябрь — романтика ае булачак!

Һәркем өчен, дип ышандыра астрологлар. Ә йолдызнамәнең өч билгесенә көзнең соңгы ае аеруча онытылмаслык мизгелләр бүләк итәчәк икән. Кемнәр алар?  

Ноябрь — романтика ае булачак!
Ноябрь — романтика ае булачак!

Кучкар ялгыз булса, сөенсен, бик кызыклы очрашулар, танышулар көтә үзен. Киләчәктә бу бәйләнешнең җитди мөнәсәбәтләргә әйләнү ихтималы зур. Импульсивлыкны гына бераз контрольдә тотарга кирәк булыр.
Ә менә парлы Кучкарлар мөнәсәбәтләрнең ныгуын, яңа төсләр белән балкып китүен тоячак. Бергә үткән вакытлар бик бәхетле булып истә калачак.

Кыз мәхәббәт эшләрендәге башлангычларны үз кулына алачак. Ялгыз Кыз хисләре турында ачык һәм кыю итеп әйтә алачак. Мондый алым үзенә охшаш темпераментлы кешенең игътибарын җәлеп итәчәк.
Гаиләле Кыз мөнәсәбәтләренең яңа тармагына чыгачак. Сөйгәне белән ачыктан-ачык сөйләшүләр бәйләнешнең яңа якларын ачарга ярдәм итәчәк.

Кәҗәмөгез “трудоголик” булудан туеп, ихлас хисләр дөньясына чумасы килгәнен аңлаячак. Йолдызлар аны ишетәчәк һәм кирәкле кеше белән очраштырачак.
Парлы Кәҗәмөгез мөнәсәбәтләренә хәстәрлек һәм юмор өстәп, уртак тормышларын яхшыртып җибәрәчәк. Хәләле белән алар бер-берсен ярты сүздән аңлый башлаячак.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: