

Бигрәкләр дә әйбәт инде бу Марат. Ипле, ягымлы, елмаеп кына тора, мин сиңа әйтим. Өстәвенә, шундый ярдәмчел, алтын инде менә, алты-ы-н!
Шул рәвешле үтерепләр мактый күршеләре Маратны. Лаек ул моңа, чынлап та, мактамаслыкмыни. Ерактан ук сәлам бирер, подъезд ишеген киң ачып, алдан үткәреп җибәрер. Хәл-әхвәлләреңне сорашыр. Ярдәм күрсәтергә атлыгып торыр. Рәхмәт сүзләрен тыйнак кына кабул итәр, “Әллә ни эшләмим бит инде”, — дияр.
Шундый да инсафлы күрше булуына һәркем куана. Иллә дә бәхетледер моның хатыны белән балалары, дип көнләшеп тә куя әле кайбер гүзәл затлар... Шулай микән, күз салыйк булмаса Марат фатирына.
Менә ул эштән кайтты да ашыкмый гына ишек кыңгыравына баса. Күз ачып йомган арада ишек ачылып китә. Тамак кырып килеп керә фатир хуҗасы. “Нәрсә, йокы чүлмәкләре, нигә ишекне ачмый торасыз? Күпме көтәргә була?!”
Бәй, безнең Маратмы соң бу? Җен алыштырган диярсең үзен, валлаһи. Күзе-башы җимерелгән, авызы турсайган. Тавышы бөереннән чыга. Кайда соң күршеләрнең һушын алган инсафлы-ипле ир заты? Ишекнең теге ягында калган, ахрысы. “Йә, ашарга бармы, тизрәк кыймылда!” Хәләле боерыкны үтәргә ашыга. Табынга күз йөртеп чыккач, Маратның янә ачуы кабара. “Тоз кая? Нигә аны бәләкәй савытта бирәсең, мин күрмәсен, дип что ли? Итне ваграк туракларга кирәк иде, күпме тукырга була!” Чырайларын сыта-сыта аш тәмләгәч, хуҗа кеше хатынына акыл сатарга керешә, үзе әйтмешли, “аңлату эше алып бара”.
Бетмәс-төкәнмәс нотыктан тәмам алҗыган бичара хуҗабикә баш кагудан ерак узмый. Ничәмә еллар, көннең-көнендә кабатлана килгән “дәресләр”гә күнегеп беткән инде ул. Каршы дәшми.Чөнки акыл сатуларның төнгәчә дәвам итүе ихтимал.
Ниһаять, бераз күңеле булган ир заты балалар янына юнәлә. Чираттагы “тәрбия сәгате” башлана. Сорау артыннан сорау яудырганнан соң, ата кеше бүлмәгә игътибарлы караш ташлый. “Тәк, кемнең коелган чәче ята монда, нигә җыймыйсыз, пеләш калдырганны көтәсезме. Хе, тузанны нигә сөртмәдегез? Ничә әйттем, юеш чүпрәк белән сөртергә кирәк, дип, корысы ярамый! Тинтәк анадан юньле бала буламы?.. Әй, хатын, кил әле монда. Нигә өйрәт-мисең тузан сөртергә, анысын да мин эшләргә тиешмени инде хәзер, ә?!”
Байтак еллар гаилә тәҗрибәсе туплаган ханым бу юлы да “ярар”дан узмый, балалар да ризалык белдереп, баш кага. “Моннан соң түлке юеш чүпрәк белән генә сөр-тербез, чәчләрне дә җыеп йөрербез, бер бөртеге дә төшмәслек итеп...”
Хуҗа канәгать рәвештә тамак кыра, алпан-тилпән атлап, йокы бүлмәсенә юнәлә. “Тавышланмагыз, миңа ял кирәк. Ишетсен колагыгыз!” Өйдәгеләр иркен тын ала. Уф, үтеп китте бугай әлегә... Китте ди, көтеп тор. “Әй, сезгә әйтәм, сыра бирегез, сусатты. Бәй, ә нигә җылы ул, суыткычта тотарга дигәнне оныттыгыз мәллә? Әле генә шуннан алдык, дисезме? Алдашмагыз, көне буе җылыда торган бу. Хәзер үк суыкка куегыз, шуннан китереп бирерсез!”
Боерык үтәлгәнче Марат черем итеп алырга ниятли. Баһадирдай гырылдаудан стеналар дерелди сыман хәтта. Беренче серия тәмам...
Ә инде икенче көнне тамаша, гадәттәгечә, дәвам итәчәк, җәмәгать. Күршеләр өчен — бер төсле сәхнә күренеше, гаиләдәгеләргә — бүтәне, ягъни, мәсәлән. Ялгышып, кисәк кенә башкарылган рольдән генә чыга күрмәсен Марат...
Сәлия Гарифуллина.
Октябрьский шәһәре.