+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
27 октябрь 2023, 15:15

Иртәгә елмаегыз-көлегез!

28 октябрьдә шат булырга кирәк. Тагын нинди сынамышлары бар бу көннең?  

Иртәгә елмаегыз-көлегез!
Иртәгә елмаегыз-көлегез!

Иртәгә авыр эшләргә тотынмагыз. Генераль өй җыештыруны да кичектереп торсагыз була. Ни өченме? Чөнки 28 октябрьдә “кара көчләр” активлаша һәм кешеләргә эшләргә комачауларга тырыша икән, имеш. Мәсәлән, суыгыз көтмәгәндә түгелеп китәргә, кулыгыздан авыр әйбер төшеп китәргә мөмкин...

Иртәгә урын-җир әйберләрен алыштыру хәерле. Тормышыгызга яхшы үзгәрешләр килер.
Хатын-кызлар иртәгә толымнар үрмәсен, чәчләрен башка төрле җыйсын. Иртәгә чәч үргәндә күңелсезлекләр һәм финанс проблемалары да “үрелергә” мөмкин икән, ди. Чәчләрне туздырып йөрү дә хәерле түгел, башыгызга начар уйлар ябышырга мөмкин.

Кышкы аяк киемнәрегезне әзерләп, тәртипкә китереп куярга булсагыз, бу эшне эшләгәндә киләчәккә планнарыгыз хакында сөйләмәгез. Алар тормышка ашмаячак.
28 октябрьдә күңелсезләнергә, начар уйларга бирелергә һич ярамый.

Иртәгә күбрәк елмаерга-көләргә, якыннарыгызга кызыклы хәлләр турында сөйләргә һәм бергәләп күңел ачарга кирәк. Бу очракта тормышыгыз күпкә яхшырып китәр!

Фото авторның шәхси архивыннан.

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: