+7 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
14 ноябрь 2023, 09:45

Аҗдаһа елын дөрес сыйлар белән каршылагыз!

2024 елны ничек каршыларга кирәклеген беләсезме?  

Аҗдаһа елын дөрес сыйлар белән каршылагыз!
Аҗдаһа елын дөрес сыйлар белән каршылагыз!

Өстәлгә ак яисә кызыл япма җәегез.
Шәмнәр һәм декоратив элементлар турында онытмагыз. Матур салфеткалар куегыз. Өстәл күзне җәлеп итеп, “чакырып” торырга тиеш.

Быел сыйлар бик тәмле һәм юмарт булырга тиеш. Кытайларда аҗдаһа — императорларга якын зат. Аны лаеклы каршыларга кирәк. Өстәлдә кимендә унике төрле ризык булырга тиеш!

Аш, дөгеле ризыклар, яшел чәй, әфлисун, мандарин, хөрмә кебек “алтын төсле” җимешләр булсын.
Аҗдаһа — ит тә, балык та, үсемлекләр дә ярата. Шуңа күрә нәрсә әзерләсәгез дә ел хуҗасы шат булыр. Иң мөһиме — сыйларыгыз бик тәмле, матур итеп куелган булсын.

Аҗдаһа елының ниләр вәгъдә итәчәген, нинди төсләр яратуын кичә язган идек. Ә Аҗдаһа елын каршылаганда якыннарга ниләр бүләк итәргә, дисезме? Бу хакта иртәгә укыгыз.

Алсу Якупова фотосы.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: