

16 ноябрьдә кемгәдер комплиментлар ясарга ярамый икән. Кешене нәрсә өчен мактыйсың, аның шул сыйфаты югалачак, имеш. Комплимент ясаучының үзенең дә теленә тилчә чыгарга мөмкин икән...
Иртәгә язмышыгыздан зарланмагыз һәм проблемаларыгыз хакында башкаларга сөйләмәгез. Югыйсә, алар тагын да артып китәчәк.
16 ноябрьдә кешеләргә уңай эмоцияләр бүләк итү хәерле эш санала. Теләкләрегез үтәлер, күп күңелле сюрпризлар килер.
Иртәгә төшкә кадәр күп сөйләшмәскә тырышыгыз. Кеше күп булган уырннарга да барырга ашыкмагыз. Ә менә төштән соң, киресенчә, ялгызлыкта калырга ярамый. Дусларыгыз белән очрашыгыз, туганнарыгызның хәлен белегез. Уңыш һәм иминлек килер.
Иртәгә ир белән хатынга талашырга ярамый. Мөнәсәбәтләре озакка бозылачак.
Еш башы авырткан гүзәл затлар иртәгә бәйләү, тегү-чигү белән шөгыльләнми торсын.
16 ноябрь сынамышлары:
Төнлә йолдызлар якты янса, суыта.
Төнлә бәс кунса, һава торышы яхшыра.
Түбән йөзгән болытлар салкыннар килүен хәбәр итә.
Иртән бик салкын булса, кыш көне кар күп явачак.
Мичтә ут көчле янса, давыл-буран чыга.
Кызыклы сынамыш — бу көнне хушбуй сибенгән кешене бер кара көч тә алдыра алмас.
16 ноябрьдә “алтын куллы” кешеләр дөньяга килә икән. Алар үз эшенең остасы булып үсә.
Ләйсән Якупова фотосы.