+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Кызыклы яңалыклар
30 ноябрь 2023, 05:30

1 декабрь ниләр вәгъдә итә?

Сынамышлар белән танышыгыз.

1 декабрь ниләр вәгъдә итә?1 декабрь ниләр вәгъдә итә?
1 декабрь ниләр вәгъдә итә?

Иртәгә кесәгезгә тимер акча салып куегыз, кыш буе керемегез артып торырга тиеш икән.

1 декабрьдә кем беләндер уртак эшләр башкарырга киңәш ителми. Бу талашуларга китерергә мөмкин.
Иртәгә кичке аштан соң сезгә кунакка килгән чит кешегә савыт-саба юарга рөхсәт итмәгез. Ул бәхетегезне юып төшерергә мөмкин, ди. Хуҗабикә үзе өстәлне җыештырсын, үзе юсын.

Кирәкмәгән уенчыкларны иртәгә ташламый торыгыз. Баладан уңыш качмас.
Күңелсезлекләр җәлеп итмәс өчен 1 декабрьдә тормышка зарланырга киңәш итмиләр. Шулай ук күңелегезгә якын булмаган кешеләр белән дә аралашмый торыгыз.

1 декабрь сынамышлары:
Уянган чебен күрсәгез, җылытачак.
1 декабрьдә буран булса, яз көне бураннар көчле булачак.
Карга ихатада йөри икән, җылыта.
Ай боҗра эчендә күренсә, кар явачак.
Бу көнне көчле җил иссә, кыш җилле булачак.

Ләйсән Якупова фотосы.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас