+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Кызыклы яңалыклар
7 декабрь 2023, 06:35

Яңа ел алдыннан сәламәтлегеңне кайгырт!

Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы телеграм-каналында бик кызыклы йолдызнамә бар. Әйдәгез, укып елмаябыз!

Яңа ел алдыннан сәламәтлегеңне кайгырт!Яңа ел алдыннан сәламәтлегеңне кайгырт!
Яңа ел алдыннан сәламәтлегеңне кайгырт!

Кучкар, йолдызлар сиңа диспансерлау үтәргә куша. Авыруларны кисәтә, аларның үсешен тоткарлый аласың.
Үгезбозау, салкын көннәр сәламәтлегеңә зыян китерергә мөмкин, киенеп йөре, иммунитетыңны кайгырт.

Игезәкләр, тезләр өчен күнегүләр кирәк. Буыннар авыртуын кисәтә алырсың.
Кысла, калкансыман бизеңә игътибарлы бул. Йодлы ризыклар күбрәк куллан.

Арыслан, начар гадәтләрдән арыныр вакыт җитте. Тәмәкене, алкогольне киметәбез яисә бөтенләй ташлыйбыз.
Кыз, ашкайнату эшчәнлегеңә игътибар кирәк. Клетчаткалы ризыкларны көн саен куллан.

Бизмән, әти-әниеңнең, якыннарыңның сәламәтлеген дә онытма, табибка консультациягә яздыр.
Чаян, сәламәт тормыш рәвеше хәзер модада, онытма. Спорт белән шөгыльлән, дөрес туклан.

Укчы, күзләреңнең сәламәтлеген уйларга кирәк. Компьтер янында тәнәфессез утырма.
Кәҗәмөгез, нерв системаң игътибар таләп итә. Азрак борчылырга, сулыш гимнастикасы ясарга кирәк.

Сукояр, көн тәртибеңә игътибар ит. Көн саен кимендә җиде сәгать йокла.
Балык, җитәрлек күләмдә чиста су эч, бөерләреңнең сәламәтлеген яхшыртучы эчемлекләрне бел.

Ләйсән Якупова фотосы.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас