+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Кызыклы яңалыклар
8 декабрь 2023, 09:10

9 декабрь сынамышларын беләсезме?

Иртәгә акча белән бәйле эшләргә тотынмау хәерле икән.

9 декабрь сынамышларын беләсезме?9 декабрь сынамышларын беләсезме?
9 декабрь сынамышларын беләсезме?

Бу көнне төзелгән килешүләр, банкка акча салулар уңышлы булмаска мөмкин.
9 декабрьдә сатып алынган әйбер дә үкенечле булачак.

Белгечләр иртәгә сунарга чыгудан да тыелып торырга куша.
Иртәгә ерак юлга чыгарга кирәк булса, дога укырга онытмагыз.

Хәмер кулланудан тыелу яхшы. Сәламәтлегегез какшамас, уңыш качмас.
9 декабрь — мөнәсәбәтләр ачыклау өчен уңышлы көн түгел.

Йорт хайваннарына мәрхәмәтле булыгыз, тормышыгыз имин булыр.

9 декабрь сынамышлары:
Декабрь башында күп кар яуса, май башында дөнья яшеллеккә күмеләчәк.
9 декабрьдә суык булса, кыш салкын булачак.
Җирдәге бәс мул уңыш вәгъдә итә.
Төньяктан искән җил көчле салкыннар турында кисәтә.

Ләйсән Якупова фотосы.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас