

Иртәгә өегездә ремонт эшләре башкармый торыгыз. Өй иясе үпкәләргә мөмкин. Эшегез юкка чыкмагае...
15 декабрьдә әниләргә балаларына кычкырырга ярамый! Югыйсә аларда йокысызлык, борчылулар башланыр...
Кияүгә чыкмаган яшь кызлар иртәгә тавышланып күңел ачмасын. Бу көнне аларга тыныч кына өй эшләре белән мәшгуль булып үткәрергә кирәк.
Иртәгә теккән-чиккән вакытта чир-сырхаулар турында сөйләшмәгез. Алар җепләргә уралып, кием хуҗасына күңелсезлекләр китерергә мөмкин икән.
Иске киемнәрне яңалары янында шкафта калдырмагыз, фәкыйрьлек килергә мөмкин, ди.
15 декабрь сынамышлары:
Көн салкын булса да әтәч җырлый икән, димәк, тиздән җылыта.
Каз башын канаты астына яшерсә, суыта.
Ай күренмәсә, ә йолдызлар якты балкыса, көчле салкыннар көтегез.
Тәрәзәләрдә бизәкләр күп икән, яз көне яшеллек мул булачак.
Кошлар агачларның иң башында утыра икән, көчле җил чыгачак.
Ләйсән Якупова фотосы.